Авыл җирлекләрендә кызу эш чоры. Терлек азыгы әзерләр вакыт килеп җитте, территорияләрне төзекләндерү буенча да шактый эшләр башкарасы бар. Бу актуаль мәсьәләләрне чишүгә ни рәвешле якын киләләр соң? Олыяз төбәгендә үткәрелгән район семинарында әлеге һәм башка сораулар тикшерелде.
Район башлыгы Анатолий Иванов ай саен диярлек теге яки бу авылда җирлек башлыклары өчен семинарлар уздыра. Аларда башкарылган эшләрне анализлыйлар, киләчәккә планнар билгеләнә. Мондый чаралар тагын да нәтиҗәлерәк хезмәт куярга ярдәм итә, диләр. Бер үк вакытта коллегаларыңның күрсәткечләре белән дә танышасың. Бу юлысы имтиханны Олыяз авыл җирлеге башлыгы тапшырды. Семинар шәхси куллардагы авыл хуҗалыгы техникасы белән танышудан башлана. Төбәктә 27 берәмлек техника исәпләнә икән. Аларның күбесе терлек азыгы әзерләү кампаниясендә катнашачак.
Хәзерге вакытта Олыяз җирлегендә яңа терлекчелек биналары төзү дәвам итә. Малларның баш саннарын ишәйтергә теләүчеләр дә шактый. Шундыйларның берсе- Илһам Дәүләтов. Аның терлекләр сарае белән танышкач, соклану хисләре уянды. Әлеге бина чыннан да булсынга эшләнгән. 22гә 10 метр зурлыгында ул. Төзелеш өчен 4 мең данә блок тотылган. Илһам Дәүләтов район һәм республика программаларында катнаша. Бүгенге көндә аның 9 баш мөгезле эре терлеге бар. Нияте- малларның баш санын 30 җиткерү.
Бүгенге көндә республикада авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен төрледән-төрле программалар, проектлар эшләп килә. Бу тармакны төп керем чыганагы итүчеләр дә артып тора районыбызда. Алсу Гыйльметдинова да әнә шундыйлардан. 9 баш мөгезле эре терлеге бар.
Район башлыгы рәислегендәге делегация тагын бер фермер белән очрашты. Әлеге хуҗалыкта 2 сыер, 3 үгез, 1 тана һәм 5 бозау бар. Мизәлифә Әхмәтҗанова гаиләсе моннан тыш 40 чеби һәм шул ук санда үрдәк бәпкәләре үстерә. Аларны үз инкубаторларында чыгаралар.
Авыл хуҗалыгын үстерүне максат иткән республика программаларында катнашырга теләүчеләр шактый бүгенге көндә.
-Хәзерге вакытта 240 гариза килде инде. Бу республика буенча алганда максималь күләм. Башка районнарда әлеге сан бермә-бер азрак. Кайберләрендә хәтта берәү дә юк,- диде район башлыгы урынбасары Салават Гыймранов.
Әмма әлеге медальнең икенче ягы да бар икән.
-Теләүчеләр күп тә, субсидияләр генә аз.кем катнаша шул ота да инде. Эшләгән кешенең акчасы да була. Май аенда гына да безнең җирлектән 70 тонна сөт җыелды,- ди Илдус Хәев.
Семинарда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе дә күтәрелде. Олыяз җирлеге башлыгы су башнясы өчен махсус кран кайтарткан. Ул янгын сүндерү машиналарын тиз арада су белән тутырырга ярдәм итәчәк. мондый җиһазларны һәр авылда да булдырырга кирәк, диде Анатолий Иванов.
Эшлекле чарада катнашучылар чишмә ачу тантанасында да кунак булды. Вакыйга Югары Козгынчы авылында уза. Тереклек чыганагы шәхси эшмәкәр Рафаэль Галиев инициативасы буенча төзекләндерелгән. Хәзер чишмә халыкны яңа кыяфәте белән каршы ала. Ә исеме элеккечә калган: “Шарлама чишмәсе“. Район башлыгы эшмәкәрнең изге гамәлен югары бәяләде, башкаларны да табигать чыганакларын сакларга, кулдан килгәнчә төзекләндерергә чакырды.
Анатолий Иванов чыгышы дәвамында эшмәкәр Рафаэль Галиевка мактау грамотасы тапшырды. Рәхмәт сүзләрен авыл халкы да җиткерә.
Инт Мәрьям Гарифуллина
Рафаэль Галиев үзе бик тыйнак кеше. Аның әйтүенчә, инициатива бер кешедән чыкса да, эшне берничә кеше башкара. Иң мөһиме башлап җибәрергә генә кирәк,- диде ул.
-Без табигатьтән бик күп әйбер алабыз. Минемчә, алгансың икән кайтара да белергә кирәк,- диде Рафаэль Галиев.
Кызыл тасманы өлкән буын вәкилләре кисә. Бу җаваплы эшне Әлфинур Сәлахова белән Әлфинә Гафуровага тапшырдылар.
Кабаттан семинар темасына күчсәк, эшлекле чара Олыяздагы ял паркында дәвам итте. Биредә волейбол мәйданчыгы, атынгычлар урнаштырылган. Парклар һәм скверлар елы икәнен истә тотып, мондый территорияләрнең һәр җирлектә дә булырга тиешлеге ассызыкланды.
Олыяз лицее базасында семинарга нәтиҗәләр ясалды. Шәхси хуҗалыклардагы терлекләрнең баш санын анализладылар. “Малларны киметергә юл куймагыз. Халык белән тыгыз эшләргә кирәк. Дәүләт программалары шартлары хакында күбрәк аңлатыгыз. Авылда завод-фабрикалар төзү мөмкин түгел. Гаилә фермалары- төп таяныч булып исәпләнә“,- диде Анатолий Иванов.
Киңәшмәдә шулай ук электрокөтүче дигән җиһазның уңайлы яклары әйтелде. Кайбер торак пунктларда аны куллана да башлаганнар.