Бүген шәһәр мәдрәсәсе базасында эшләгән мөселман кызларының ял лагеры төгәлләнде. Бу уңайдан чыгарылыш кичәсе оештырдылар. Атна дәвамында мәдрәсә бинасында әлеге кызлар өчен мөселман лагеры эшләде. Быел биредә каникулларының бер өлешен күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә шәһәребездән һәм күп кенә авыллардан 20 бала теләк белдергән. Лагерь җитәкчесе Әлфирә абыстай Миннегалиева әйтүенчә, 1 атна вакыт сизелмичә дә узган. Бер минутны да әрәмгә уздырмадык, дияргә мөмкин. Алдан ук план төзеп куйган идек. Шуның буенча төрле чаралар үткәрдек.
Лагерьда тәрбия чараларына аеруча зур өстенлек бирелгән. Балалар үзләре дә чыгышлар әзерләгән иде.
Лагерь җитәкчесе чыгарылыш тантанасында һәр бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Ә алар шактый иде бу көнне. Төрле ярышлар, Коръән уку бәйгесе, конкурслар үткәрелгән. Шулай ук иң-иңнәрне төрле номинацияләр буенча да ачыклаганнар. Кыскасы, берәү дә бүләксез калмады.