Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә бүген Вильнур Закиров белән Гүзәл Фатадинова өчен Мендельсон маршы уйнады.

2015 елның 2 июне, сишәмбе

        Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә бүген Вильнур Закиров белән Гүзәл Фатадинова  өчен Мендельсон маршы уйнады. Яшьләр Чистай шәһәрендә танышканнар, язмыш аларны Мамадыш районындагы Шәдче специаль  интернатта яшәгәндә мәңгелеккә бәйләгән. Балачактан ук инвалид яшьләр  бөтен кануннарга туры китереп туй алдыннан никах укытып 2 нче июнь көнне официаль рәвештә язылыштылар. Яшь парларны котларга интернат директоры Гүзәл  Шрыкова һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миннегөл Муллахмәтова килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International