“Әкият“ быел да беренче. Шул исемдәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр мәктәпкәчә белем учрежденияләре арасында үткәрелгән спартакиада да җиңү яулады. “Юниорлар, алга!“ спартакиадасының финалы быел да “Олимп“ спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында узды. Әлеге чара традиция буенча 1нче июнь- халыкара балаларны яклау көнендә оештырыла. Бәйгенең ачылышы композиция белән башланды.
Сабыйлар футбол туплары, боҗралар, төсле тасмалар ярдәмендә бию башкарды. Алга таба спартакиада уты алып чыктылар. Аның ярдәмендә символик факел кабына.
Соңрак залга Россия, Татарстан, Мамадыш һәм спартакиада әләмнәрен алып керделәр. Соңгысын бәйгенең узган елгы җиңүчеләре- “Әкият“ балалар бакчасы коллективы күтәрде.
-Әлеге спартакиаданың әһәмияте бик зур. Сабыйлар башлангыч чыныгуны нәкъ менә балалар бакчаларында ала бит. Бүгенге көндә аларга спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Күбесендә тренер штатлары да бар,- диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Радик Гатин.
“Юниорлар, алга!“ 8нче район спартакиадасының финалында мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләреннән зона турларында җиңгән командалар катнаша. Рәсми затлардан нәни спортчыларны тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова килгән иде.
– Сез бүген үз бакчагызның данын яклыйсыз. Киләчәктә мондый бәйгеләрегез, җиңүләрегез күп булсын иде. Физик культура белән шушы яшьтән актив шөгыльләнү сезгә киләчәктә зур ярдәм һәм этәргеч булачак,– диде Алена Смирнова.
8нче район спартакиадасының финалында 10 команда составында 100 артык бала катнашты. “Кояшкай“, “Нухрат“, “Бәләкәч“, “Әкият“, “Аленушка“, Көек-Ерыкса, Кирмән зонасы, Түбән Ушма, Түбән Тәкәнеш һәм Дусай мәктәпкәчә белем учрежденияләрендә тәрбияләнүчеләр скакалкада сикерү, кәрҗингә ату, урыннан сикерү, пресс, эстафета төрләре буенча көч сынаштылар.
Җиңүче исемен шәһәр коллективлары арасында быел да “Әкият” балалар бакчасы яулады. Икенче баскычта “Бәләкәч“, өченчедә “Нухрат“ коллективы. Авыл балалар бакчалары арасында Түбәнушмалылар җиңү яулады. Алардан аз гына калышып Дусай коллективы икенче, уртакирмәнлеләр өченче булды.