Республика прокуроры Илдус Нафиков районыбызга яңа билгеләнгән прокурор Радмир Надыршинны, район һәм халык мәнфәгатьләрендә, район җитәкчелеге белән бергәләп эшләргә чакырды.
Россия Генераль прокуроры Юрий Чайканың 25нче май боерыгы белән, Мамадыш муниципаль районы прокуроры итеп Радмир Надыршин билгеләнде.
Биографик белешмә: Радмир Илдар улы 1980нче елның 15 ноябрендә Казан шәһәрендә туган. Югары юридик белемле. Прокуратура органнарындагы эшчәнлеген Чаллы шәһәре прокуратурасында тикшерүче буларак башлый. Аннан Казан шәһәренең Вахитов районы прокуратурасына тикшерүче булып күчә. Казан шәһәренең Идел буе районы прокуратурасында өлкән тикшерүче; Казан шәһәре прокуратурасында өлкән тикшерүче, прокурор ярдәмчесе, прокурорның өлкән ярдәмчесе; Сарман районы прокуроры урынбасары; Казан шәһәренең Вахитов районы прокуроры урынбасары вазыйфаларын башкара.
Республика прокуроры Илдус Нафиков Радмир Надыршинның районыбыз прокуроры итеп билгеләнүе турындагы боерыкны район җитәкчелегенә, прокуратура коллективына һәм җәмәгатәчелеккә җиткерү өчен махсус үзе килде. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән очрашты, район прокуратурасында булды, муниципалитет бинасында җитәкчеләр алдында чыгыш ясады.
–Мамадыш районында узган да булган, хокук саклау органнары, халык белән очрашкан идем. Республикада сез иң яхшылар исемлегендә. Мамадыш–республиканың уртасында. Шуңа күрә районга прокурор итеп кемне билгеләүгә битараф кала алмадым. Радмир Илдаровичны бик яхшы беләм. Халык һәм җитәкчелек белән эшләү тәҗрибәсе зур. Халык һәм район мәнфәгатьләрен саклауда, закончылыкны тәэмин итүдә бөтен көчен куярына ышанам,–диде ул.
Илдус Нафиков, традиция буенча, районыбызның яңа прокурорына эш портфеле тапшырды.