2015 елның 25 май көне Мамадыш районының 14 яше тулган 20 мәктәп укучысы өчен мәңгегә истә калыр мөгаен. Чөнки алар ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә беренче шәхес таныклыгы документын алдылар.
Тантанада Татарстан Республикасында Россия ФМХИ Мамадыш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлүсә Мубаракшина, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, хезмәт ветераннары Рәкыйп Мерзин , Борис Касьянов катнашты.
Район Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән яшь буынны Алена Смирнова тәбрикләде, кунаклар белән берлектә балаларга паспортлар тапшырды.
Укучыларга һәм бәйрәм кунакларына илебезнең геральдикасы, паспортның барлыкка килү тарихы турында кызыклы презентация тәкъдим ителде, викторина үткәрелде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина укучыларга изге теләкләрен җиткерде, укуларында зур уңышлар, киләчәктә яңадан-яңа үрләр яулауны теләде. “Паспорт тулысынча туу турында таныклыкка туры килергә тиеш, шуңа да бу документы алу процессы иң элек ГХАТ бүлегендә башлана” – дип искәртте Фәния Салихзяновна һәм истәлекле фотога чакырды.