Хуш, мәктәп! Исәнме, зур тормыш!

2015 елның 22 мае, җомга

Иртәдән бирле белем бирү учреждениесендә җанлылык хөкем сөрде. Өсләренә кадет, мәктәп формалары кигән егет-кызларның, мәктәп укытучыларының йөзләрендә моңсулык чагыла. Бу көнне ашханә пешекчеләре, техник хезмәткәрләр дә чыгарылыш сыйныфлар белән аерылышу хисләрен яшерә алмадылар. Укучылар кичә барышында белем бирү учреждениесендә үзләрен серле белем дөньясына алып кергән педагогларына йөрәк түрәләреннән чыккан рәхмәтләрен ирештерделәр, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Әлеге чарада районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та катнашты.

–Тәмамланып килүче уку елы укучыларыбызның күп кенә бөтенроссия, республика олимпиадаларында, конкурсларда, спорт бәйгеләрендә җиңүләре белән истә калачак. Бу уңышларда сезнең дә өлешегез барлыгына ихлас күңелдән шатмын. Без сезнең белән горурланабыз. Алда сынаулар көтә. Аларны да ерып чыгарсыз, алга таба үзегез теләгән һөнәрне сайлап, максатыгызга ирешерсез, дип ышанам. Сез югары уку йортларында белем алганда Мамадышыбыз тагын да матурланчак, – диде ул.

Спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешкән Рамис Хәмидуллин белән Эдуард Гыйбадуллинга Рәхмәт хатларын тапшырды. Тагын бер егет – Сергей Буякчин сәгатьле вертолет винтына лаек булды.

Кичә барышында чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең сәләтләләрен концерт программасында чагылдырдылар. 

Темага

22нче май көнне “Соңгы кыңгырау“ районыбызның 280нән артык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен яңгырады. Әлеге чара барлыфк мәктәпләрдә дә оешкан төстә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International