17нче май көнне районыбыз кырларына 9,6 меллиметр явым-төшем ятты. Дымга сусаган бар табигать иркен сулыш алды.
Күпчелек хуҗалыкларыбыз бөртекле сабан культуралары чәчүен төгәлләделәр. Нигездә бодай, арпа, борчак һәм солы чәчелде. Хәзер инде берьеллык һәм күпәеллык үләннәр, кукуруз чәчү бара. Кукуруз “Тәкәнеш“,
“Нократ“ һәм “Программа“да бер меңәр гектардан артык чәчелде инде. “Нократ“ катлам астына сигез йөз гектар чамасы күпьеллыклар да чәчеп куйды. “Старый мельник“та 260 гектар бәрәңге һәм 140 гектар яшелчәләр утыртылды. Дегетледе дә 30 гектар бәрәңге һәм ике гектар яшелчәләр үстерәчәкләр. Көннәр коры торганлыктан, чәчүлекләрдә корткыч бөҗәкләр күренә башлаган иде. “Нократ“ агрофирмасы ике мең гектар чәчүлекләрен аларга каршы агу-химикатлар белән эшкәртте. Бу эшкә “Передовик“ белән “Трудовик“та да керештеләр.
Районыбыз кырларында бүгенге көндә барысы йөз егермедән артык агрегат эшли. “Корпорация“, “Старый мельник“, “Тәкәнеш“, “Шакирҗанова“ картайган күпьеллыклары басуларын чиста парга эшкәртергә дә керештеләр.
Беренче графа–хуҗалыклар, икенчесе–бөртекле сабан куләтуралары чәчү планы, өченчесе–18нче майга чәчелгән мәйданнар, дүртенчесе–азык куләтуралары чәчү планы, бишенчесе–18нче майга чәчелгән мәйданы (гектарларда).