Кечкенә пионерлар

2015 елның 19 мае, сишәмбе

Бүген 19 май, күпләребезнең кунелендә үткәннәрнең якты хатирәсе булып  истә калган Пионерия көне. Һәм күпләр өчен онытылмаган бу дулкынландыргыч бәйрәм көнендә, Мамадыш районы үзәк хастәханәсендә якты дөньяга  кечкенә кыз Айсылу туды..  Баланың авырлыгы 3390грамм һәм буе  53 сантиметр.

     Ә Илназ һәм Гүзәл Хәйриевлар өчен шулай ук бүген зур бәйрәм. Бу гаиләдә шулай кечкенә  “пионе”рны  каршы алдылар. Чөнки  Салават бу гаиләдә беренче бала.  Яна туган малайның  авырлыгы 3850 грамм һәм буе  54 сантиметр.

   Ата-аналарга һәм безнең бәләкәй пионерларыбызга бәхет, шатлык, иминлек һәм мәхәббәт теләп калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International