Мамадыш районында “Саклык мәктәбе” старт алды. Россия ЭЭМ ның баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов “Саклык мәктәбе” республика бәйгесен ачып җибәрде. Кичә аның тантаналы ачылышы булды. Чара 3 көн дәвамында кыр шартларында узачак. 22 нче май көнне ярышларны төгәлләү һәм җиңүчеләрне ачыклау булачак. “Саклык мәктәбе- 2015” Соколка авыл җирлеге территориясендә уза. Палаткалы шәһәрчек “Кама” лагереннан ерак түгел урнашкан. Бәйгедә республиканың 20 районыннан 10-16 яшьлек 269 укучы сынала. Исегезгә төшерәбез, былтыр Мамадыш командасы иң яхшылар унлыгына эләккән иде. Ул вакытта җиңү өчен 41 команда көрәште.