Мамадыш укучылары өчен 22 нче май көнне соңгы кыңгырау яңгыраячак. Бу хакта район мәгариф бүлегеннән хәбәр иттеләр. Мамадыш районында быел 11 нче сыйныф белән
08:30:07
саубуллашучы 281 укучы, тугызынчы сыйныфны төгәлләүче 539 укучы бар. Иң күп чыгарылыш сыйныф укучылары 2 нче санлы лицейда. Иң азы - Соколка, Кече Кирмән, Т.Яке, Гришкино һәм Албай авылы белем бирү йортларында.