“Кама” лагерын танымаска мөмкин

2015 елның 15 мае, җомга

Ял итүчеләр быел “Кама” лагерын танымаска мөмкиннәр. Балалар лагерында ремонт эшләре әле дә бара. Республика казнасыннан бүлем бирелгән 3 млн сум акча нәкъ әлеге максатларда сарыф ителә. “Биналарга ян кормалар эшләнде, аларда душ һәм туалетлар урнаштырылды. Пластик тәрәзәләр куелды, ишекләр алышынды, балалар мунчасы түбәсе яңартылды”,-дип хәбәр итә “Кама” балалар сәламәтләндерү лагеры Фанияр Талипов. Тагын бер шатлыклы яңалык, “Кама” лагеры территориясендә резин капламлы, 989 кв.м. уникаль спорт мәйданчыгы пәйда булачак. Быел “Кама” лагеры 410 бала кабул итәр дип көтелә. Тәүге смена 3 – 20 нче июнь көннәрендә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International