Финишка җитеп киләбез. Төбәгебез басу-кырларында язгы кыр эшләре азагына якындашып килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 20 майга фаразланган барлык чәчү мәйданының 92 %ында эш төгәлләнгән. Бу якынча 55 мең гектар мәйданны колачлый.