9нчы май–Җиңү көне.

2015 елның 9 мае, шимбә
9нчы май–Җиңү көне уңаеннан районыбыз башлыгы Анатолий Иванов бәйрәм мөрәҗәгате юллады. Анда түбәндәге юллар бар: “Хөрмәтле якташлар, Бөек Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветераннары, солдат толлары һәм сугыш еллары балалары! Бөек Җиңүнең 70 еллыгы датасы–тынычлыкның бәһасен белгән, Ватаныбыз азатлыгын барысыннан да өстен күргән һәркемнең йөрәгендә. Безнең барыбыз өчен дә ул–күз яшьле бәйрәм дә. Бөек Ватан сугышы үзенең ярасын салмаган бер генә гаилә дә юк районда. Бөек Җиңү көнендә без яу кырында башларын салган туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә алабыз. Кадерле сугышчы-ветераннарыбызны, тылдагы хезмәтләре белән җиңү көнен якынайткан һәкемне чын йөрәктән тәбрик итәбез. Җиңү–бәһасез, безнең бурыч–аның мирасын саклау. Сез, хөрмәтле, ветераннарыбыз киләчәктә дә игътибарыбыз үзәгендә булырсыз, дип ышандырам. Барыгыфзга бәхет, күңел күтәренкелеге, оптимизм, озын гомер, аяз күк йөзе телим“,- диелә район башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Иванов юллаган котлау хатында.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International