Мамадышның яшь парлары сайлауда катнашырга һәм язылышуга гариза тапшырырга өлгерделәр

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе

Гашыйклар Айнур һәм Фидания өчен 2014 нче елның 14 сентябре мәңге истә калыр,мөгаен. Чөнки алар бу көнне тормышларында зур үзгәрешләр баглаучы ике карар кабул итте – сайлауда катнаштылар һәм язылышуга гариза тапшырдылар. “14 сентябрьдә ГХАТ бүлегенең эшләгәнен белгәч бик шатландык. Сайлау участогыннан соң туп-туры сезгә килдек,” – дип  сөенечләрен уртаклашты алар.

Әйтергә кирәк, бүлек хезмәткәрләре сайлауга әзерләнүдә һәм үткәрүдә үз өлешләрен керттеләр. Сайлау штабы һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләренә  тиз арада җавап бирү өчен сайлау көнне иртәдән кичкә кадәр сменалы кизү оештырылды.

ГХАТ бүлеге мөдире Фәния Әхмәтшина сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү буенча туган сорауларны эш итү, сайлау штатының мобиль группаларының әгъзасы булды, сайлау көнендә киңәшләшү тавышы хокукына ия булып 1871 нче номерлы сайлау участогында  сайлау комиссиясе составында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International