6нчы сентябрь көнне Казанның Универсиада авылында “Бердәм Россия” партиясе активы форумы узды.

2014 елның 13 сентябре, шимбә

6нчы сентябрь көнне Казанның Универсиада авылында “Бердәм Россия” партиясе активы форумы узды. Анда ТР Президенты, Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда партия исемлеге лидеры Рөстәм Миңнеханов, республика парламенты Рәисе, “Бердәм Россия” БСПнең ТТБ сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Форумда билгеләп үтелгәнчә, сайлау алды кампаниясе кысаларында актив һәм ачык эш алып барылды. Сайлау алды кампаниясен үткәрүнең төп коралы – бөтен республика буенча халык җыеннары үткәрүдә. Барлыгы республика буенча 150 дән артык җыен үткәрелгәнлеге билгеле.

 

Халыкара мәгълүмат үзәге залына шәһәр хакимияте вәкилләре, партия активы һәм Казан шәһәре Думасы депутатларыннан тыш, министрлыклар һәм ведомстволар, Казанның сәнәгать предприятиеләре, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт объектлары җитәкчеләре дә җыелды. Форумда барлыгы 1 меңнән артык кеше катнашты. Анда “Бердәм Россия” сайлау кампаниясенә якынча нәтиҗәләр ясалды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда ясаган чыгышында, соңгы елларда Казанда күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә Татарстанда 30га якын республика һәм федераль программа гамәлгә куела, дип искәртте ул.

«Без кабул иткән бөтен программалар да гамәлгә куелачак. РФ субъектлары арасында Татарстанның уңышлары, лидерлыгы тотрыклылыкка һәм килешеп яшәүгә бәйле. Безнең федераль, республика һәм муниципаль структуралар, шулай ук бизнес та Татарстан чәчәк атсын өчен тырыша. Бары тик шундый система гына зур уңышларга ирешү мөмкинлеге бирә. Без кайвакыт бәяләп бетермибез: безнең югары профессиональлеккә ия парламент бар, алар башкарма хакимият һәм муниципалитетлар белән республиканың конструктив үсешен максат итеп куя. Бүген ни өчен сайлаучылар белән очрашып сөйләшүләр алып барабыз? Безнең өчен бу мөһим... Беренчедән, бу шулай ук имтихан да. Минем имтихан гына түгел, ә депутатларныкы да. Биредә утыручылар – хакимият партиясе вәкилләре», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты профессиональ һәм нәтиҗәле эшләүче яңа чыкырылыш республика парламенты формалашуының мөһимлеген ассызыклады.

«Профессиональ парламент формалаштырубызга шикләнмим. Безнең планнар һәм бурычлар зур. Алар гамәлгә куелсын өчен команда кирәк. Бүген мин “Бердәм Россия” партиясе исемлеген җитәклим һәм сезнең белән бергә эшләребезнең уңай нәтиҗәләре һәм җитешсезлекләре өчен дә җавап бирәм. Бу бурычларны ничек хәл итәсен беләбез. Без бердәм фронт булып халык белән эшләргә тиеш. Вакыт аз калды. Барыбыз да бер көймәдә, без - команда. Без яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тиеш»,- диде Рөстәм Миңнеханов.

Форумда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге – ул республиканың кадрлар асылы, дәүләт идарәсе органнары, социаль өлкә, гомумән, ТР икътисады нигезе булуы билгеләп үтелде.

«Дәүләт Советына яңа состав сайлау – бу зур вакыйга. Бу Татарстан халыкларының бердәмлеген белдерү, бу тотрыклылыкны һәм республика үсешен туктатырга мөмкин булган вәзгыятьләрдән качу ихтыяҗы. Бу сәяси вакыйга түгел, ә мөстәкыйльлекне, республика халкының көчен һәм бердәмлеген сакларга әзер булуга дәлил», - дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.

Форумда билгеләп үтелгәнчә, партия әгъзалары бүген республикада сәяси көчләрнең һәм хакимият органнарының бердәмлеген тәэмин итү бик мөһим булуына ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International