Мәктәп коллективлары алдында яңа уңыш җыю эшләрен бу атнада төгәлләү бурычы тора. Районның мәгариф бүлеге башлыгы Ришат Сәмигуллин әнә шул хакта хәбәр итте. Әлегә белем бирү учреждениеләре 230 тоннадан артык бәрәңге җыеп алган.
Зур Шыя урта мәктәбе коллективы икенче икмәкне 5 гектар мәйданда үстерде. Өстенлек “Невский” сортына бирелә. Көнгә уртача 6 тонна уңыш җыеп алалар. Әлеге эшкә 5нчедән башлап– 11нче сыйныфка кадәрге укучылар, мөгаллимнәр һәм техник хезмәткәрләр җәлеп ителгән. Алар басуга иртәнге сигездә чыгып, 13 сәгатькә кадәр эшлиләр.
Инт Вадим Баймурзин, лаборант
Бәрәңге участогында 2 МТЗ–80 һәм бер Т–40 тракторлары хезмәт куя. Алар барысы да мәктәп хезмәткәрләренең шәхси техникасы. “Ел саен шул рәвешле булышабыз”,– ди Вадим Баймурзин. Мәктәпнең ГАЗ–53 машинасы уңышны сатып алучыларга илтү белән мәшгуль. Бу атнада 7 тонна бәрәңгене шәһәрдәге “Кояшкай” балалар бакчасына сатканнар.
Икенче икмәк басудан ук 3 төрле сортка бүленеп кайта: ашарга дигәнен һәм орлыкка салынасын сеткаларга тутыралар, вак бәрәңге аерым җыела.
«Авыр булса да тырышабыз инде. Уңыш чагыштырмача яхшы, әмма узган елныкына караганда әзрәк чыга»,– ди 9нчы сыйныф укучысы Наталья Тимофеева.
Зур Шыялылар быел барлыгы 22 тонна ярым бәрәңге җыеп алган. Аның 15 тоннасы орлыкка салына.
Ә менә күршеләре Көек–Ерыкса мәктәбендә уңыш бермә–бер азрак. Гәрчә, икенче икмәкне бер үк басуда үстерсәләр дә. Әлеге коллектив “Невский” һәм “Роса” сортларына өстенлек бирә. Бәрәңгене 6 гектар мәйданда игәләр. Киләсе елга участокларын зурайтырга исәпләре. Орлык өчен 27 тонна чамасы бәрәңге кирәк булачак. Ашханәдә балаларны тукландыруга 3 тонна таләп ителә. Мәктәп директоры Зәки Галиев әйтүенчә, быел икенче икмәк сатарлык калмаска да мөмкин.
«Без 30 тонна уңыш җыеп алырга планлаштырабыз. Киләсе елга мәйданнарны арттыргач, кимендә 27 тонна орлык бәрәңгесе кирәк булачак. Ашатуга 3 тонна кирәк. Ниятләгәннән күбрәк чыкмаса, сатарлык калмый да»,– ди Зәки Галиев.
Бәрәңге алуда 7–10нчы сыйныфларда белем алучы 30 укучы һәм 8 хезмәткәр катнаша.
Басуда 3 трактор эшли. Аның икесе мәктәп техникалары. Узган ел коллективка грант буенча МТЗ–82, аңа тагылма агрегатлар кайтарылган иде. Мәктәп җитәкчесе бәрәңге казыгычны тиешенчә көйләп булмый, дип зарлана. Уңышның күпчелеген балчык астында калдыра икән. Шунлыктан, рәтләрне икешәр кат казырга туры килә.
Ә менә Җөри мәктәбе коллективы яңа уңышның тәмен басуда ук татып карый. Безнең иҗат төркеме килгәндә, учакта пешкән бәрәңге ашарга утырганнар иде.
«Бәрәңге дә аласы килә, мәктәптә дә укыйсы килә. Монда бик күңелле. Эшлибез дә, ял да итәбез»,– ди 10нчы сыйныф укучысы Рузилә Фәрхуллина.
Бәрәңге участогында 7–11нче сыйныф укучылары эшли. 5нче һәм 6нчылар мәктәптә кайткан уңышны сортларга бүлү белән мәшгуль. Җөри мәктәбендә икенче икмәкнең уңышы бик яхшы. Быел алар якынча 50 тонна бәрәңге җыеп алырга ниятли.
«Уңышның яхшы булуы, беренче чиратта җирне эшкәртүдән тора. Без бирегә көздән тирес керттек, җәй дәвамында берничә кат эшкәрттек. Күп әйбер орлыкка да бәйле бит әле»,– ди Җөри мәктәбе директоры Илсур Батыров.
Гадәттә, бәрәңге алу чорында табын түрендә дә бәрәңге була. Җөри мәктәбе дә искәрмә түгел.
«Бүген менә укучыларны бәрәңге, гуляш белән сыйлыйбыз. Ипи, чәй, печенье бирәбез»,– ди пешекче Тамара Тимофеева.
Кайбер мәктәпләрдә бәрәңгенең тулаем уңышы 20 тоннага тулмаганда, җөрилеләр сатарга шул күләмдә чыгарачак. Быел яхшы күрсәткеч белән бары тик әлеге коллектив кына мактана ала. Участокларның торышын бәяләгәндә, район башлыгы Анатолий Иванов та Җөри мәктәбенә яхшы билгесе куйган иде.
Ә менә дүсмәтлеләр ул чагында кискен тәнкыйть утына тотылды. Коллектив чыннан да быел бәрәңге уңышы белән мактана алмый. “Орлыкка һәм балаларны ашатырга җитсә, бик әйбәт булыр иде”,– ди мәктәп хезмәткәрләре.