“Нократ” агрофирмасында игенчеләрне хөрмәтләделәр. Бүләкләрне район башлыгының урынбасары Салават Гыймранов тапшырды. Комбайнчылар еш кына: “Уракның иң авыры – ахырдагысы”, – дип әйтә. Әмма “Нократ” агрофирмасы игенчеләренә бу сүзләр кагылмый да бугай.
Бу атнада Ямашев исемендәге бүлекчәдә соңгы бодай басуын суктыруны төгәлләделәр. Бер мәйданда – сигез комбайн. 217 гектарлы бу участокның эшен өч көндә төгәллиләр. Тагын ике комбайнннары күпьеллыкларның орлыклык басуларын суктыруга керешкән.
Инт Илдар Шәйхетдинов, Ямашев исемендәге бүлекчәнең башкарма директоры
Иң алдынгы комбайнчылар һәм шоферлар бүләкле дә булды. Аларны район башлыгының урынбасары Салават Гыймранов хөрмәтләде. Комбайнчылардан бүләк Ринат Шәрәфетдиновка эләкте. Ул Кукмара районыннан килеп эшли. “Нократ” агрофирмасында уракта өченче елын катнашуы инде. Аңарчы дүрт ел үзләренең районнарында комбайнчы булып эшләп алган.
Хуҗалыкка игеннәрен җыеп алырга Мамадыш ашлык кабул итү предприятиесенең механикалаштырылган отряды да зур ярдәм күрсәтә. Быел алар Теләче районына барып булышып кайтырга да өлгергәннәр инде. Ике комбайннарын Кукмара районына да сораганнар. Ярдәмнәре өчен алардан ашлык кайта.
Салават Гыймранов бүләкләренең шоферларга дигәне Зөфәр Гайнетдиновка эләкте. Яңа Комазан авылыннан ул. Машина руле артына утырганына утыз ел икән. Башта “Дружба“ хуҗалыгында эшләде. Хәзер – Көек Ерыкса авыл җирлеге “КамАЗ“ында.
Көн саен сигезәр-тугызар рейс ясыйм,– диде ул.
Җитәкчеләр Келәүш мәктәбе укытучысы, урак вакытында комбайнга күчеп утырган Владимир Демьяновны да мактап телгә алдылар. Ул да агрофирма комбайнчылары ярышында алдынгы урыннарда бара.