Район башлыгы Анатолий Иванов даими комиссияләрнең чираттагы утырышын үткәрде. Анда телләр турындагы законның үтәлеше, Мамадыш гимнын сайлау мәсьәләләре күтәрелде.
Даими комиссияләрнең чираттагы утырышында район сессиясендә күтәреләчәк мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Район Советы депутатлары телләр турындагы канунның үтәлешен тыңлаячак. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова чыгыш әзерли. Анатолий Иванов әлеге мәсьәләне яктыртканда мари, удмурд телле укучыларны китаплар белән тәэмин итү ничек оештырылган булуын да ачарга киңәш итте.
Район Советы утырышында тикшереләчәк тагын бер сорау– Мамадыш гимнын сайлау буенча. Депутатларга 3 вариант тәкъдим итәчәкләр. Аларны комиссия вәкилләре дә тыңлап карады.
Беренче композициянең сүзләрен Рафаил Газизов, көен Александр Штенгауэр иҗат иткән. Әсәрне Валерий Шрыков башкара.
Икенче композициянең сүзләре шулай ук Рафаил Газизовныкы. Аңа Айдар Әхмәтшин көй язган. Әсәрне оркестрга кушылып ансамбль башкара.
Һәм өченче вариант күбебезгә таныш булган “Минем Мамадышым!” җыры. Сәяф Шәйхи сүзләренә Илдар Шәфыйков көз язган музыкаль әсәрне Илфир Исламов башкара.
Анатолий Иванов соңгы композиция хакында: “Минем Мамадышым!” җыры безнең рәсми булмаган гимныбыз инде. Хәтта кайбер кунаклар да аны яттан белә. Күңелгә якын җыр ул!”– дип белдерде. Район башлыгы шушы өч вариант арасыннан кайсы да булса берсен сайлаганчы, халык фикерен өйрәнергә тәкъдим итте.
Район Советының чираттагы утырышында шулай ук әйләнә–тирә мохитне саклау, медицина тармагы мәсьәләләре дә күтәреләчәк.