2014 нче елның 09 сентябре көнне Югары Яке авылында гомер итүче Васылова Гөлсем Харис кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Акбаров Хамис Гаянович һәм барлык балалары, оныклары котлады.
Гөлсем Харис кызы 1944 нчы елны Васылов Фасил Васил улы белән тормыш коралар. 1948 нче елның январенда ире Фасил абый үлеп китә. 2 малай белән Гөлсем әби тол кала.
1954 нче елда Бабаниязов Алексейга кияүгә чыга. Аның белән бер кыз үстерәләр.
Бүгенге көндә Гөлсем әбинең 3 баласы, 6 оныгы, 13 оныкчыгы бар.
Олы улы 1945 елгы Разиф – 1995 нче елда үлә.
Икенче улы 1947 нче елның 20 нче мае туган Ралиф бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә гаилә корып яши.
1954 нче елның 10 нчы октябрендә туган кызы Гөлфирә дә гаиләсе белән Түбән Кама шәһәрендә яши.
Гөлсем әби бүгенге көненнән бик канәгать. Югары Яке авылындагы оныгы Василов Илгиз Разифович гаиләсе ярдәм итеп тора.