Озак яшәгән парларның юбилей бәйрәмнәрен котлау Мамадыш районында традициягә әйләнде. 68 ел бергә торуларын билгеләп үтүче Галиевлар гаиләсе дә игътибарсыз калмады. 2014 елның 12 нче сентябрендә район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Смирнова А.П. һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әхмәтшина Ф.С. әлеге парларны өйләренә барып котладылар. Вахит абый белән Наилә апа 68 ел буе иңгә-иң куеп, бөтен авырлыкларны бергә җиңеп яшәгәннәр. Галиевләр гаиләсе бик бай гаилә. Һәм аларның иң зур байлыклары аларның 9 баласы, 22 оныгы һәм 15 оныкчыгы. Вахит абый белән Наилә апа һәрвакыт аларның игътибар үзәгендә, аларның ярдәмен, мәрхәметен күреп, тату гомер кичерәләр.
Бөек Ватан сугышы ветераны, ТР Атказанган культура хезмәткәре, ТР язучылар союзының почетлы әгъзасы, Мамадыш шәһәренең почетлы гражданы Вахит абый бик яхшы гаилә башлыгы, әти, бабай гына түгел. 88 яшьтә булуына карамастан, ул. бүген дә район тормышында актив катнаша: районның аксакаллар җыены рәисе, 14 китап авторы.
Билгеле, янында һәрвакыт ярдәмгә килүче акыллы һәм сабыр хатыны Наилә апа булганда гына Вахит абый шушы биек үрләрне яулый алган.
Вакыт Галиев гаиләсен читләтеп үткән, күрәсең. Алар бүген дә яшь, ачык күңелле. Озак бергә тату яшәүнең серен алар авырлыкларлардан курыкмыйча, шатлыкны да, кайгыны да бергә уртаклашып, бер-береңне хөрмәт итеп, кадерләп яшәүдә, диләр.