Түбән Ушма авыл җирлегендә гомер итүче юбиляр котлаулар кабул итте

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш районы Түбән Ушма авыл җирлегендә гомер итүче Саима Габдельбаровна шушы көннәрдә 90-яшьлек юбилее уңаеннан  котлаулар кабул итте. Авыл җирлеге башлыгы Наил Фатыйхов һәм сәркәтип Лилия Җиһаншина тормышының күп елларын “Кызыл Флаг” колхозына багышлаган хуҗабикә өендә мәртәбәле кунаклар булдылар. Алар юбилярны зурлап котладылар, җылы теләкләрен, бүләкләрен тапшырдылар.

Салих һәм Саимә Әхмәтовлар 4 бала тәрбияләп устерделәр, барысы да югары белемле. Бүгенге көндә балалары үз гаиләләрен корып тулы тормыш белән яшиләр.

  Тормыш  иптәше Салих абый Бөек Ватан сугышында катнашкан, бер- ничә ел элек вафат булган. Тыл ветераны Саимә апа бүгенге көндә балаларының, оныкларының тәрбиясендә, аларның хөрмәтен тоеп яши.

“Кырыс сугыш еллары мине тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшәргә өйрәтте. Яшәгән һәр көнем минем өчен бүләк” – ди бәхетле юбиляр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International