Тиздән район үзәк хастаханәсендә тамограф аппараты урнаштырылачак. 8 млн. сумлык җиһаз ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Президенты каршындагы ДТФ башкарма директоры Тәлгать Абдуллин ярдәме белән кайтарыла. Бу хакта кичә, Көек–Ерыкса авыл җирлегендә үткәрелгән халык җыенында хәбәр иттеләр.
Көек–Ерыкса авыл җирлегендә гомер кичерүчеләр бер кичтә өч вакыйганың шаһиты булды. Аның беренчесе волейбол бәйгесе. Ярышта Гришкино, Зур Шыя, Яңа Комазан һәм Көек–Ерыкса спортчылары катнаша. Дуслык турниры Зур Шыя волейболчыларының җиңүе белән тәмамланды. Алар оештыручылар әзерләгән бүләкләрне район башлыгының урынбасары Салават Гыймранов һәм 5нче чакырылыш ТР ДС сайлауларда “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидат Геннадий Глушков кулыннан кабул иттеләр.
Шушында ук “Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан оештырылган халык җыены да узды. Очрашу авыл җирлегенең эшчәнлек күрсәткечләрен анализлаудан башлана. Район башлыгының урынбасары Салават Гыймранов искәртүенчә, төбәктә соңгы елларда гына да Дәүләт программалары бәрабәренә 7 яңа йорт төзелгән, 11 кеше 3 млн. сумлык субсидия алган.
Киләчәктә Көек–Ерыксада ветеринар пункт төзү ниятләнә, Гришкино авылы асфальт юл салу буенча 2015нче ел программасына кертелгән.
Халыктан җыелган үзкертем акчасы, 4 мәртәбә артып, җирлек буенча 990 мең сумны тәшкил итә. Бу чаралар алдан бидгеләнгән проблемаларны хәл итү өчен тотылачак.
Җыен барышында хәбәр итүләренчә, озакламый район үзәк хастаханәсенә тамограф аппараты кайтарылачак. Әлеге мөмкинлек ТР Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Абдуллин ярдәме белән тудырыла. Салават Гыймранов әйтүенчә, җиһаз 8 млн. сум белән бәяләнә. Аны урнаштыру районның сәламәтлек саклау тармагында зур роль уйнаячак.
5нче чакырылыш ТР ДС сайлауларда “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидат Геннадий Глушков та үзенең чыгышында федераль бюджет, республика хөкүмәте тарафыннан күрсәтелүче ярдәмнәр хакында сөйләде.
«Элегрәк мондый җыеннар вакытында күбесенчә шәхси характердагы проблемалар күтәрелә иде. Соңгы берничә елдагы эшчәнлек боларны уңай хәл итүгә китерде. Хәзер халык гомуммәсьәләләрне чишәргә тәкъдим итә. Кайдадыр юллар тиешле дәрәҗәдә түгел, социаль биналар төзекләндерү көтә. Бу мөрәҗәгатьләр берсе дә игътибарсыз калмаячак»,– диде Геннадий Глушков.
Җыен төгәлләнгәч, халык Көек–Ерыкса мәдәният йортына ашыкты. Биредә Теләче районы сәнгать осталары чыгыш ясадылар.