Миңнехановлар гаиләсенә кунаклар килде. Түгәрәк өстәл артында көнкүреш мәсьәләләрдән алып, сәяси темага кадәр күтәрделәр.

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Миңнехановлар гаиләсенә кунаклар килде. Түгәрәк өстәл артында көнкүреш мәсьәләләрдән алып, сәяси темага кадәр күтәрделәр. 

 

Гаилә башлыгы Ирек абый Миңнеханов, аның уллары, кияүләре Толстой урамы, 8нче йорт ишегалдында зур кунаклар килүен көтә. Ә хатын–кызлар бу вакытта фатирда табын әзерләү белән мәшгуль. Әлеге гаиләнең күп балалы һәм үрнәк булудан тыш, тагын бер үзенчәлеге бар. Ирек абый үзе дә, иптәше Роза апа да, ике уллары һәм 1 кияве дә сыр–май җитештерү комбинатында, бер үк цехта хезмәт куялар. Гаилә башлыгы 25нче елын әлеге коллективка багышлый.

Бүген хөрмәтле гаилә зур кунаклар кабул итә. Район башлыгы Анатолий Иванов, 5нче чакырылыш ТР ДС сайлауларда “Б.Р.” партиясеннән депутатлыкка кандидат Геннадий Глушков чәчәк бәйләме, микродулкынлы мич һ.б. бүләкләр белән килделәр. Чәй өстәле артында бик тә җылы сөйләшү узды.

Ирек һәм Роза Миңнехановлар 1992нче елдан бергә яши. 2 ул һәм 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген аларның 7 оныклары бар.

Район башлыгы белән шәхси йорт төзелеше өчен җир бирү, яшь гаиләләр өчен эшләүче программалар хакында да сөйләштеләр.

Анатолий Иванов һәм Геннадий Глушков очрашу азагында Миңнехановлар гаиләсенә бәхетле, имин тормыш теләде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International