Мамадыш әти–әниләре балалар бакчаларында акча җыю факты белән очрашкан.

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Мамадыш әти–әниләре балалар бакчаларында акча җыю факты белән очрашкан. Яңа уку елы башлангач, шәһәрдәге күп кенә мәктәпкәчә белем учрежденияләрендә сабыйларның әти–әниләренә канцелярия кирәк–яраклары алырга тәкъдим иткәннәр. Мондый күренешләр башка елларда да искәртелгән. Күпләргә аңлашыладыр, бу бернинди канунга да сыймый.

 

Район җитәкчелеге әти–әниләрнең мәктәпкәчә белем учрежденияләре хезмәткәрләренә карата булган зарларына тиз арада җавап бирде. Икенче санлы лицей базасына шәһәрдәге белем бирү һәм балалар бакчалары коллективларының идарә составын ашыгыч киңәшмәгә чакырдылар. Ул әти–әниләрдән югарыда телгә алган максатлар өчен акча җыю темасына багышланды.

Район башлыгы Анатолий Иванов директорларны һәм мөдирләрне кискен тәнкыйть утына тота. Җитәкче әйтүенчә, мондый очраклар тагын кабатланса, андыйларга эш урыннарын азат итәргә туры киләчәк.

Анатолий Иванов “Мамадыш он–лайн” төркемендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: “Әгәр дә белем учрежденияләрендә акча җыю яки нәрсәне дә булса мәҗбүриләп сату очрагы күренә икән, шунда ук мәгариф бүлегенә җиткерегез, интернеттагы төркемгә языгыз”,– диде.

Киңәшмәдә шушы көннәрдә махсус төзелгән комиссия тикшерүләр үткәрәчәген дә әйттеләр. Һәр учреждение базасында белгечләрдән торган төркем формалаштырылачак. Алар алдына бюджеттан тыш чараларны контрольдә тоту бурычы куела.

“Без ел саен балаларны җәмәгать транспортында бушлай йөртү өчен акча табабыз. Моның өчен 5 млн. сум сарыф ителә. Дәресләрдә кирәкле канцелярия әйберләре өчен генә акча табарбыз”,– диде Анатолий Иванов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International