14 яшьләре тулган мамадышлылар паспортлы булды. Районның ГХАТ бүлегендә рәсми документлар тапшырдылар. Тантаналы чарадан– безнең репортаж.

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

14 яшьләре тулган мамадышлылар паспортлы булды. Районның ГХАТ бүлегендә рәсми документлар тапшырдылар. Тантаналы чарадан– безнең репортаж.

Бу атнада районның ГХАТ бүлегендә тантаналы чара узды. 14 яшьләре тулган мамадышлыларга паспортлар тапшырдылар. Үсмерләрне әлеге истәлекле һәм мөһим вакыйга уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова тәбрикләде.

Хакимият вәкилләреннән тыш, чарада Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданиннары Вахит Галиев, Раиса Сахарнова, Илфат Имамиев, шулай ук районның социаль- икътисадый үсешенә саллы гына өлешләрен керткән ветераннар Рәкыйп Мерзин, Галина Рылова, Гөлнәзирә Талипова, Фәүзия Хәсәнова катнаштылар.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина, федераль миграция хезмәтенең Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гөлия Фәләхова  яшүсмерләрне мөһим документка ия булулары белән тәбрикләделәр, паспортны куллану тәртибен аңлаттылар. Бу көнне иң зур документка 15 мамадышлы ия булды.

Тантанада катнашучыларга “Мин– Россия гражданины” темасына презентация күрсәттеләр, патриотик рухтагы җырлар башкарылды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International