Мамадышта ведомство җитәкчесе белән муниципалитет бинасының киңәшмәләр залында сөйләштеләр. Беренче сорауны районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Илсөяр Габдрахманова юллады. Ул күтәргән тема– аерым категория физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне памперслар белән тәэмин итү буенча иде.
Министр Айрат Шәфигуллин чираттагы сорауны ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талиповадан кабул итте. Алар Шәдчедәге өлкәннәр йорты хакында сөйләштеләр. Билгеле булганча, әлеге учреждениядә капиталь ремонт узды. Аның статусын да үзгәрттеләр. Оешма элек ирегеннән азат ителгән булып, срогын үткәреп чыкканнан соң, яшәү урыны булмаган гражданнарны кабул итәргә тиеш. Гөлнәзирә Талипова элек Шәдчедәге өлкәннәр йортында яшәп, ремонтка кадәр республиканың башка учреждениеләренә озатылган кешеләрне кабаттан бирегә кайтарып булмыймы, дип сорый.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау ведомствосы башлыгы бу сорауга: “Әгәр дә өлкәннәр үз теләкләре белән гариза язалар икән, бу мөмкин эш”,– дип җавап бирде.
Алдагы мәсьәлә документлар белән эшләү буенча иде. Авыллардагы балалар бакчалары коллективлары мәшгульлек үзәгенә отчет документларын интернет аша гына юллау мөмкинлеген юкмы, дип белдерә. Бу сорауны министр якын арада хәл итәргә ышандырды.