–Бу уку елын зур сөенечләр белән каршы алабыз. Коллективыбыз бүген өр-яңа мәктәпкә килде. Республика һәм район ярдәме белән бинага капиталь ремонт үткәрделәр. Безнең өчен уңайлы шартлар тудырылган. Авыл җирлеге башлыгы төп керү юлына брусчаткадан тротуар да түшәтте. Тырышып укырга, матур күрсәткечләргә генә ирешергә кала,–диде Светлана Гыйльметдинова.
Белем көне уңаеннан узучы тантаналы линейкада район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты. –Яңа уку елында да биш мөһим юнәлешкә өстенлек биреләчәк: уку, сәнгать, спорт, әхлак һәм хезмәт тәрбиясе. Районыбыз кабул иткән муниципаль программаларга килгәндә, “Тормыш дәресләре”, “Сәләтле балалар” проекты, “Олимпиада-100” фестивале балаларыбызны белемле, сәламәт, дөньяга тирән карашы булган шәхес итеп тәрбияләргә ярдәм итә. Уңай нәтиҗәләр дә бар. Мәсәлән, узган уку елында фән олимпиадаларының республика этабында гына да утыз өч призерыбыз булды. Спорт, сәнгать конкурсларында да уңышларыбыз шактый,–диде район башлыгы.
Чыгышы азагында Анатолий Иванов мәктәп коллективына кирәкле җиһазлар алу өчен сертификат, уку алдынгыларына Мактау грамоталары тапшырды. Шулай ук капиталь ремонт эшләренең төп өлешен башкарган “Инвест-төзү” җәмгыяте вәкилләрен дә хөрмәтләделәр. Бинага яңа сулыш өрүдә мәктәп хезмәткәрләре дә катнашкан. Алар да бүген җитәкче кулыннан рәхмәт хатлары алды.