Район үзәк хастаханәсе янә ике заманча җиһазга ия булды. Кытайда җитештерелгән, канга биохимик анализ, гемотологик анализ ясарга мөмкинлек бирүче җайланмаларны бүген “Актимед” оешмасы инженерлары көйләп китте. Беренчесе ярдәмендә, сәгатенә 240 анализ ясарга мөмкин, ә икенче аппарат канны 18 параметр буенча тикшерергә сәләтле. Мисалга, гемоглабинга, гемотакритка, эритроцитларга, тромбоцитларга, лейкоформулага һәм башкаларга.

Лаборотория җитәкчесе Ләлә Хөснетдинова сүзләренә караганда, моннан 6 ел элек “Милли проект” ярдәмендә хастаханәгә бу аппаратлар инде кайтартылган булган. Ә хәзер алар биредә дүртәү. Шуның бәрәбәренә, кан тамырыннан һәм бармактан алынган анализларны күбрәк тикшерергә, ә нәтиҗәләрен тизрәк игълан итеп булачак.