Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Ерактагы якын кардәшләр
2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Ульян өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре – сигез мөслимә ике көн рәттән Мамадышта кунакта булып китте. Районныбызның “Ак калфак” ошмасы рәисе Розалия ханым Ибраһимова һәм аның ярдәмчеләре аларны Мәскәү-Уфа трассасындагы “Рәхмәт мәчете” янында ук каршы алды. Районның Шәйхи Маннур исемендәге “Агымсу“ әдәби-иҗат берләшмәсе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган “Шигърият мәйданы“нда алар халкыбыз, динебез, телебез, милли киемнәребез турында фикер алыштылар.
Арадан иң олылары – ун ел буе “Ак калфак” оешмасын җитәкләп баручы хаҗия Асия Мөлекова да бар иде. Асия ханым белгечлеге буенча экономист. Барысын да санап-исәпләп кенә эшкә алына. “Татар ашлары” кафесында хуҗабикә булган. Беренчеләрдән булып кафесында камыр ризыклары пешереп сата башлаган. Ашларны һәрвакыт төрләндереп, тәмле итеп пешергән. Шулай итеп аларга тамак ялгарга йөрүчеләр көннән-көн арткан. Кафесы ябылганчы, утыз ел буе ятимнәр йортына ярдәм иткән. Рамазан, Корбан гаете, Халыкара балаларны яклау көннәрендә балаларга бүләкләр, телевизор, келәм кебек кирәк-яракларны алып биргән. Ә инде 9 май, 23 февраль, 7 ноябрь көннәрендә сугыш, хезмәт ветераннарын җыеп сыйларга кирәк, дигән фәрман рәсми рәвештә өлкә хөкүмәтеннән төшерелгән. “Өстәлдә “фронтовой” йөз грамм да булырга тиеш, диделәр. Ничек инде? Мин бит мөселман кешесе, аракы, сыра сатмыйм. Ә монда олы кешеләргә аракы салып торыйммы? Юк, тагын бер кат юк, дидем дә, киттем хөкүмәт йортына. “Дәшмәгез дә, сөйләшмәгез дә! Мин аракы сатмыйм! Ветераннар арасында мөселман канкардәшләрем дә бар. Шуларны җыеп, аракысыз гына мәҗлес үткәрергә риза,” – дидем. Бик ачуландылар, әлбәттә. Ә инде чигенергә теләмәвемне күреп, күнделәр,“ – дип сөйли милләттәшебез. Шулай итеп, ул беренче көннән үк кафе тирәсендә татар кешеләрен җыя башлаган. Аннары, “Туган тел” татар оешмасы барлыкка килгәч, үзе дә аларга бүлмә бүлеп биргән, һәм шунда милли мәсьәләләрене дә бергәләп хәл итә башлаганнар. Лаеклы ялга китәргә карар кылгач, губернаторлары аңа "Ульян өлкәсенең атказанган сәүдә хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирә. “Халык кафемны әле дә оныта алмый.“ – ди үзе өчен түгел, халык өчен, дип әшләгән Асия ханым.
Хәзерге вакытта Ульян өлкәсенең “Ак калфак” җәмгыяте белән рәислек итә. “Аны башлап җибәрү бик авыр булды, – дип искә ала Асия ханым. – Алты кешедән торган төркем җыелды. Бүлештек – кем балалар, кем танышу бүлекләре, кем мәдәният белән җитәкчелек итә. Тора-бара безнең тирәдә йөзләгән инициативалы хатын-кызлар тупланды, алар да үзләренең дус-ишләрен оешмага алып килделәр. Районнарда да филиаллар булдырылды.“ Аларның төп максаты – халыкка гореф-гадәтләребезне кайтару, телебезне, мәдәниятебезне саклау. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен “яхшы” билгеләргә тәмамлап кайтканнан соң, Ислам дине нигезләрен укыта башлаган. Йөзләгән кешеләргә дин сабаклары биргән. Алар барысы да “Ак калфак”ның “Хаҗиләр мәктәбе”нә йөриләр.
Мамадыштагы аккалфаклыларның уздырып җибәрүләре – аларның барысының да бер төрле итеп тектерелгән күлмәкләре булуы аларны сокландырды.
Гомер уза, еллар үтә. Тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Тик бер генә мизгелгә артка карыйк та, халкыбыз нинди дәвер, чор аша үткәнен уйлыйк. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк,” – диләр. Дөрес сүзләр. Озатканда Урта Кирмән янындагы халык хәтере булып яшәүче “Изгеләр чишмәсе“нә алып бардык. Кыйблага карап агучы җиде чишмә (җырларда җырланган “Җидегән чишмә”!) суы белән сихәтләнергә дип безнең төбәккә әллә кайлардан киләләр. Таудагы чишмәләр кешенең кан әйләнеше системасын хәтерләтеп тоташкан. Беренчесе йөрәккә, икенчесе кулга, кырыйдагысы күзгә дәва бирә, ә иң өстәгесен җан чишмәсе диләр. Басмадан керүгә беренче чишмәдә кулыңны өч тапкыр чайкап, һәрберсен уң кул белән эчеп барырга кушалар. “Җирле болгар халкы зур яуда җиңелүгә дучар булгач, шушы тауларга “ай-тау, ай-тау!”– дип качкан. Тау аларны саклап калган. Биредә бик күп изге рухлар Яши, имеш. Алар төннәрен мәктәп укучылары ясаган чатырга җыелалар. Шунда килеп намаз укысаң, күп чирләрдән котылып булла, диләр, ” – дип сөйләгәне бар Урта Кирмән урта мәктәбе тарих укытучысы Ринат Хәйруллинның. Изгеләр чишмәсе тарихы легендалар, риваятьләр белән тулып ташкан. Ап-ак киемле бабайны да, көянтә-чиләк аскан ак киемле кызларны да биредә еш күрәләр. Кү-ү-үп вакыйгаларның шаһиты булган бу чишмәләр челтерәп агуын белә...
“Сәяхәтләреннән алган онытмаслык тәсирләрне һәм рәхмәт хисләрен сүзләр белән генә белдереп бетерерлек түгел. Күнелебез монда тарта, тагын бер килербез,“ – диделәр алар саубуллашкада.
Фирая Мингалиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Мамадыш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Визитның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне бәяләү булды.
Сабина Хәсәнова Мамадышта үз фатирыннан ачкыч алды
Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчәчәк.
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз