Кулыннан эш килә торган кешеләрне барлап, эшмәкәрлеккә кереп китсеннәр өчен аларга юнәлеш бирә белергә кирәк.

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

КуКулыннан эш килә торган кешеләрне барлап, эшмәкәрлеккә кереп китсеннәр өчен аларга юнәлеш бирә белергә кирәк. Авыл җирлекләре башлыклары алдына әнә шундый бурыч куелды. Бу кљннђрдђ алар тђќрибђ уртаклашырга ќыелган иде. Вакыйганы безнећ иќат тљркеме дђ књзђтте.

Соңгы елларда болыннардагы печђнне инвесторлар белән килешеп, авыл җирлекләре чапкан иде. Әмма бу ел саен булмаячак. Шуңа күрә, районыбыз җитәкчелеге авыл җирлекләре башлыкларына халык өчен үз территорияләрендә күпьеллыклар чәчү бурычын куя.

Красная Горка авыл җирлеген җитәкләүче Вәлия Гыйззәтуллина да Пойкино яныннан арендага йөз гектар җир алган булган. “Монда котырып чүп үләннәр үсә иде. Уразбахтыдан трактор китертеп, тирән итеп сукаладык. Кабат культивация керттек. Клевер катнашкан люцерна орлыгын Олыяздагы бер фермердан алып кайттым. Биш йөз мең сум чыгым китте. Быел май һәм июнь аенда Келәүш ягында яңгыр бик аз булды. Шуңа күрә, беренче катын чапкач, 400 рулон печән генә чыкты. Киләсе елга чыгымнарны каплап бетерә алырбыз, дип исәплим,“ – дип сөйләде ул коллегаларына. Июль башында яңгырлар яхшы яугач, икенче каты әйбәт күтәрелгән.

“Районыбыз башлыгы чђчњлек орлык бирергә вәгъдә итте. Үзегезгә сатып аласы түгел. Барыгыз да чәчеп куегыз. Без ел саен халыкны печән белән тәэмин итеп торырга тиеш,– диде район башлыгы урынбасары Салават Гыймранов.

Авыл җирле башлыгы – бүген авылдагы иң олы җитәкче генә түгел, халыкның таянычы, булышучысы да. “Җир алырга, гаилә фермасы оештырырга теләгән бөтен кешегә булышыгыз”,– дип дђвам итте Салават Гыймранов Шәдче авыл җирлегенә тәҗрибә уртаклашу максатыннан җыелгач.

2011нче елда районыбызда гаилә фермалары оештырыла башлаган иде. Беренче булып бу юлдан кереп китүче кеше – Вахит төбәге халкыннан сөт җыючы Баймөхәммәт Бинков булды. Район аңа мең блок, таш, ком һәм ПГС белән булышкан иде. Үзенә һәм балаларына кредитлар алып, абзарын җиткереп бетерде ул. Бүген авыл көтүенә ундүрт баш мөгезле эре терлеге йөри, ике көпчәкле тракторы да бар. Сигез гектар җирендә күпьеллыклар үстерә. Ашлыкны башка авыллардагы дусларыннан әҗәткә алып тора икән.

Ямаш авылында яшәүче Рафыйк Сәмигуллин фермерлык белән 2006нчы елдан шөгыльләнә. Аның унбиш гектар җире бар. Бүген унлап мөгезле эре терлек асрый.

Шәдче авылында гомер кичерүче Илһам Галиев эшчәнлеген Альберт Сәлимҗанов белән алып бара. Алар да маллары өчен күпьеллыклар үстерәләр. Хуҗалыкларында тугыз баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Басулары янынннан агучы инешне бөеп, буа ясаганнар.

Шәдче авыл җирлегендә әлеге дүрт гаиләдән тыш та малларны күпләп асраучылар байтак. “Районның гаилә фермалары программасына керергә теләүчеләр булса, блоклар белән булышачакбыз. Быел егерме җиде гаиләгә бирдек Инде,– диде Салават Гыймранов.

Шәдче янында яңа үләт базы ясап куйганнар. Территориясе дулкынлы калай белән әйләндереп алынган, перемитр буенча канау да казып чыкканннар. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасара Наил Шәрифуллин башлыкларга үләт базларының нинди таләпләргә җавап бирергә тиешлеген җентекләп аңлатты.

Хезмәттәшләре Шәдче авыл җирлеге башлыгы Елизавета Капитованың эшен югары бәяләделәр. Кунаклар Шәдче урта гомумбелем мәктәбе белән дә танышып чыктылар һәм аңа үткәрелгән ремонтның бик сыйфатлы булуын билгеләп үттеләр. Быел әлеге белем учреждениесе республиканың иң яхшы йөз мәктәбе конкурсы призеры да булган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International