Пыялада һәм кәгазьдә ясалган шәмаилләр, Коръән һәм хәдисләр белән аваздаш булган шигъри юллар. Шәһәрдәге балалар сәнгать мәктәбе базасында якташыбыз, рәссам–хаттат Нәҗип Нәккаш күргәзмәсе эшли башлады. Анда авторның 40 лап эше урын алган.
Нәккаш– әдипнең псевдонимы. Тулы исеме Нәҗип Фәйзерахман улы Исмәгыйлев. Ул тумышы белән районыбызның Усали авылыннан. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итә. Нәҗип ага хәзерге заман Татарстан сәнгатендә үзенчәлекле урын тоткан рәссам–хаттат. Ул сынлы сәнгатьнең соңгы 80 ел эчендә онытылган төрен– гарәби каллиграфияне тергезеп, яңартып җибәрүче.
Нәҗип Нәккаш 40 ка якын республика, төбәкара һәм халыкара күргәзмәләрнең катнашучысы. Үзенең 15 шәхси күргәзмәсен оештырган. Шундыйларның чираттагысы бу көннәрдә шәһәрдәге балалар сәнгать мәктәбе базасында эшли.
Рәссам үзенең әсәрләрендә гарәп язуының төрле стильләре белән эш итә. Аның иҗатында милли төсмер яхшы сакланган.