2014 нче елның 23 нче август көне мамадышлылар һәм шәһәр кунаклары хәтерендә мәңге истә калыр мөгаен: бу көнне шәһәр җирле ГХАТ бүлеге тарихында ачык һавада узган иң күләмле язылушы тантанасы узды. Бу көнне язылышкан 14 парның барысы да шәһәрнең гүзәл яр буенда никахлашырга ризалык бирде. Әйтерсең, яшь парларның балдак алмашуларын карарга бар шәһәр халкы килгән. Яр буенда аяк басарга да урын юк иде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина тарафыннан әйтелгән “Сезне законлы ир һәм хатын диеп игълан итәм” дигән сүзләре бу көнне аеруча дулкынландыргыч яңгырады. Яр буенда җыелган халыкның хисләренә чик юк иде.
Барлык кәләшләрнең бергәләп чәчәк бәйләме ату күренеше аеруча кызыклы булды. Кәләшләрнең берсе букетны Нократ елгасы өстеннән атты. Чибәр һәм куркусыз Валентинаны үз эшләренең остазы булган флайбордистларның куллары ышанычлы тотты.
Әлбәттә, бәйләмнәрне тоткан яшь кызлар якын киләчәктә үз язмышларын табар һәм тиздән Мамадыш шәһәренең ГАХТ бүлеге ишеген шакыр дип өметләнәсе килә.