"Йоклап" калмадык...

2014 елның 23 августы, шимбә

Беренче коймак төерле була, диләр. Ләкин бу безнең очракта түгел. Район хәрби комиссариаты каршында, Гагарин белән Совет  урамнары киселешкән чатта, яңа уңыш ярминкәсе гөрләп узды.Инде иртәнге 06.30 сәгатътә, мәйданда тулы куәтенә әзерлек эшләре бара иде. Оештыручылардан алда сатып алучылар ярминкәгә агылды. Сәүдә рәтләрендә куңелең ни тели шуны табарга мөмкин иде. Печән, утын, кош-кортлардан башлап сихәтле мунча себеркеләренә, шифалы чәй үләннәренә кадәр.

8 мәктәп, КФХ лары, “Мамадыш сөт-май” комбинаты,район кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәр Мотыйгуллин һәм башкалар туарына ия булырга мөмкин иде әлеге ярминкәдә. Бәяләр дә күңелгә хуш килерлек, базар хакларыннан 5-7 % ка түбәнрәк. 
Ярминкәдә үз туарын тәкъдим итүчеләренең күбесе мәктәп коллективлары. “Бүгенге көндә мәгариф учрежденияләре белән без горурлана алабыз. “Бизнес план” проекты да алар тарафыннан уңышлы тормышка ашырыла. Мәктәп участокларыннан алынган уңыш үзләрен дә, халыкны да ел әйләнәсенә җитәрлек азык-төлек белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Ярминкәләр сезонының кызыл тасмасы киселде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International