Суда батып үлүгә китергән сәбәпләр арасында исерек хәлдә коену икенче урында тора. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән мамадышлы өчен дә бу җәй соңгысы булды. 1983 елда Акман авылында туган ир–егет су корбаннары исемлегенә керде.
“Суга чумгандай юк булды”. Эзсез югалучылар хакында нәкъ менә шулай диләр. Һәлакәтнең шаһитлары коткару эшләрендә ярдәм итә алмаган күрәсең. Нократ елгасында баткан ир–атның гәүдәсен 18нче август кичендә эзли башлаганнар иде. Аны бүген иртән генә табып алдылар.
Алар яр буена өчәү килә. Батып үлгән ир, аның белән яшәүче хатын–кыз һәм дуслары. Барысы да исерек хәлдә иде, дип белдерә шаһитлар. Шуңадырмы, су коенып алырга уйлыйлар. Әмма Нократ бервакытта да тездән генә булмады, хәтта аеклар өчен дә. 30 яшьлек мамадышлыны дусты коткарырга тели, әмма үзе дә аздан гына су төбенә китми кала. Акман авылы егетенең гәүдәсен бүген иртән Яр Чаллы водолазлары табып алды.
Нократ яр буена мәрхүмнең туганнары җыелган иде. Алар бер мизгелдә якын кешесен югалттылар.
Җәй башыннан Мамадыш районы территориясендә суда батып үлүнең ике очрагы искәртелде. Беренче күңелсез хәл Чулман елгасында теркәлгән иде.