Мамадыш почта бүлеге җитәкчесе Фаяз Габдрахманов Татарстан халкын милли ризыклар әзерләргә өйрәтәчәк.

2014 елның 20 августы, чәршәмбе

Мамадыш почта бүлеге җитәкчесе Фаяз Габдрахманов Татарстан халкын милли ризыклар әзерләргә өйрәтәчәк. Якташыбыз Руслан Шәрәфетдинов үткәрүче “Татар кухнясы серләре”– “Секреты татарской кухни” тапшыруында катнашты. “ТЯГ” телеканалы аны эфирга 31нче август көнне чыгарырга вәгъдә итә.

Корабль палубасында төшерү төркеме павильоны урнашкан. “Арабелла” рестораны бүген гадәти булмаган кунаклар кабул итә. Алар ризыкларны үзләре әзерләргә күнеккән. “Алиен” студиясе күчмә тапшыруларны тамашачыга тагын да якынрак булу максатыннан оештыра.

Руслан Шәрәфетдинов алып барган тапшыруда бу юлысы Мамадыш почта бүлеге җитәкчесе Фаяз Габдрахманов катнаша. Ул яхшы әңгәмәдәш һәм менә дигән пешекче дә әле. Руслан Шәрәфетдинов әйтүенчә, аш бүлмәсендә нәкъ менә ир–атлар хуҗа булырга тиеш икән. Ул шулай ук ирләрне тагын да мөстәкыйльрәк итүче рецепт белән дә уртаклашты.

“Алиен” студиясендә зур күпчелекне гүзәл затлар алып тора. Тапшыру “ТЯГ” телеканалында җәй аеның соңгы көнендә күрсәтеләчәк. Якташыбыз Фаяз Габдрахманов әзерләгән ризыкларның серенә төшенәсегез килсә, 31нче август, 12.30 минутта телевизорыгызны кабызырга онытмагыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International