Татарстан Республикасы башкаручы властьның эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча илдә иң яхшы төбәкләрнең берсе булып санала.

2014 елның 20 августы, чәршәмбе

 Татарстан Республикасы башкаручы властьның эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча илдә иң яхшы төбәкләрнең берсе булып санала. Барлык республика программалары, ә алар 26, республикабызда, районыбызда яшәүче һәркемнең социаль-икътисадый тормыш дәрәҗәсен арттыруга, үстерүгә юнәлтелгән. Бигрәк тә яшьләр ота. Бу хакта Урманчы төбәгендә узган чираттагы тантанада искәрттеләр.

 

Кама бистәсе узган атнада спорт мәйданчыклы булды. Аның ачылышында чыгыш ясаган ТРның Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков ассызыклавынча, зур рекордлар нәкъ менә шундый мәйданчыкларда ясала да инде.

Мәйданчыкны җирле меценатлар ярдәмендә төзегәннәр. Челтәр белән тотылган һәм ком сибелгән шактый зур мәйданда карусельләр урнаштырылган, футбол, волейбол уйнау өчен шартлар тудырылган. Динамиктан ишетелгән күңелле җырлар балалар гөрелтесенә кушыла.

Вәкаләтле делегация балаларның актив мәшгульлеген югары бәяләде. Район башлыгы биредә сабыйларга таучык җитмәвен күреп, аны бүләк итәргә вәгъдә бирде. Ә “Ак барс“ хоккей клубының беренче президенты, ТР Дәүләт Советы депутаты Тәлгат Абдуллин биредә күп балаларның чыныгу алуы турында әйтте: “Җиңү өчен сәламәт булырга, ә сәламәтлекне биредән эзләргә кирәк”,-диде ул.

Тантанада төзүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Очрашудагы яшь әти-әниләрнең күплегенә караганда, аларның бу төбәктә спорт белән дус яшәүләренә ышанасың, мәйданчык буш тормаска охшаган. Җирле халык исеменнән рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясаган Тамара Двойничкова да моны дәлилләде.

Бу ышандыра да, чөнки Берсут яклары үзләренең көчле хоккейчылары белән күптәннән дан тота.

“Өмет“ сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балаларның дәртле флешмобыннан соң, мәртәбәле кунаклар тарихи матч уйнадылар. Мини-футболда тупны Анатолий Иванов кертте, Казан кунаклары да  үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Уенны Җәнлек совхозы һәм Берсут пристане мәктәпләре футболчылары дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International