Мамадышта “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге оештырган халык җыены узды. Аның кысаларында шәһәрдәшләребез 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзергә һәм район үзәк хастаханәсен капиталь ремонтларга тәкъдим иттеләр.

2014 елның 20 августы, чәршәмбе

Мамадышта “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге оештырган халык җыены узды. Аның кысаларында шәһәрдәшләребез 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзергә һәм район үзәк хастаханәсен капиталь ремонтларга тәкъдим иттеләр. “Бердәм Россия” партиясе сайлау кампаниясе барышында республикада халык җыеннарын үткәрү буенча киң күләмле программаны гамәлгә ашыра. Халык җыеннарының төп максаты – биредә яшәүчеләрнең теләкләрен тыңлау һәм төбәкне үстерү буенча тәкъдимнәр җыю. Бу тәкъдимнәр “Бердәм Россия” партиясенең киләсе 5 еллык программасына кертелә.

16нчы август көнне Мамадышта ТР Дәүләт Советына сайлауларга “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидатлар Тәлгат Абдуллин һәм Геннадий Глушков катнашында нәкъ менә шундый чара үтте. Нократ яр буенда оештырылган җыенны район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге секретаре Анатолий Иванов ачып җибәрде.

Җыенны ТР Дәүләт Советына сайлауларга “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидат, ДТФ башкарма директоры Тәлгать Абдуллин дәвам итте. “Сезнең үтенечләрне һәм тәкъдимнәрне игътибар белән тыңлап һәм аларга нигезләнеп, тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән адреслы программалар эшләү планлаштырыла”,– диде Тәлгать Абдуллин.

Җыенда ТР Дәүләт Советына сайлауларга “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидат, “Спасение” ЯАҖ генераль директоры Геннадий Глушков та чыгыш ясады. Аның искәртүенчә, республика җитәкчелеге тарафыннан Татарстанда 21нче гасырга һәм дөньякүләм икътисадый системага тәңгәл икътисад төзү бурычы куела. Өстенлекләре дә билгеле: социаль сәясәт, мәгариф сыйфаты, сәнәгать сәясәте, агросәнәгать комплексы, милли һәм дини килешүләр.

Очрашуда халык тәкъдиме дә тыңланды. Мәсәлән, “Аленушка” балалар бакчасы мөдире Юлия Аполонова “Мамадыш” совхозы бистәсендә 220 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзергә дигән фикер җиткерә.

Ветераннар, пенсионерлар исеменнән чыгыш ясаган Рәкыйп Мерзин район үзәк хастаханәсенә төбәк бюджеты хисабыннан капиталь ремонт ясарга кирәклеген искәртте.

ТР Дәүләт Советына сайлауларда депутатлыкка кандидатлар Тәлгат Абдуллин белән Геннадий Глушков бу һәм башка мәсьәләләрнең хәл ителүен контрольгә алырга вәгъдә иттеләр.

Җыен төгәлләнгәч, мамадышлылар өчен концерт программасы тәкъдим иттеләр. Нократ яр буе сәхнәсендә татар эстрадасының якты йолдызлары Иркә, Дилә Нигъмәтуллина, Рината Юркова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International