Карбызлы бәйгегә нәтиҗә ясалды. Безнең “Мамадыш–рт.ру” сайты үткәргән фоторәсемнәр конкурсының җиңүчесен бүләкләделәр.

2014 елның 20 августы, чәршәмбе

Карбызлы бәйгегә нәтиҗә ясалды. Безнең “Мамадыш–рт.ру” сайты үткәргән фоторәсемнәр конкурсының җиңүчесен бүләкләделәр.

Безнең рәсми сайт чираттагы фоторәсемнәр бәйгесенә йомгак ясады. Конкурс “Полосалы җәй” исеме астында үткән иде. Иҗади сынауның җиңүчесе итеп яшь һәм актив укучыбыз Алинә Гайнанова таныла. Бүләкләү тантанасына ул үзе генә килмәгән иде. Гайнановлар без оештырган ярышта инде икенче мәртәбә җиңү яулый, һәм шуңа да бүгенге чара алар өчен гаилә бәйрәменә әйләнде.

Конкурста Алинә өчен якын туганнары тавыш биргән. Тавыш җыю буенча лидер бәйге авыр түгел иде дип искәртә.

Ә без үз чиратыбызда конкурсның партнеры булган “Казан Фло” чәчәкләр салонына рәхмәт белдерәбез. Алар Гайнановлар гаиләсенең һәр вәкиленә дә бүләкләр әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International