Районда урып–җыю кампаниясе планлаштырылган мәйданның 28% башкарылган.

2014 елның 19 августы, сишәмбе

Районда урып–җыю кампаниясе планлаштырылган мәйданның 28% башкарылган. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсеннән хәбәр итәләр. Бүген иртәнге сәгатьләргә агросәнәгать оешмалары тарафыннан барлыгы 21812 тонна ашлык җыеп алынган иде. Уңыш гектарыннан уртача 20,8 центнер чыга. 

Урак кампаниясендә лидерлыкны “Азык–төлек корпорациясе” алып тора. Алар барлык мәйданнарының 41% өлешендә эш башкарганнар. Ә җыеп алынган ашлыкның күләме буенча алдынгылык “Тәкәнеш” агрофирмасы хезмәтчәннәре кулында. Коллектив 15нче август иртәсенә 5364 тонна икмәк суктырып алган иде. Агрофирмада уңыш гектарыннан уртача 22,8 центнер чыга.

Тәкәнеш аграрийлары бер басуга берьюлы ун комбайн килеп керәләр дә, андагы игеннәрне ялмап диярлек алалар. Ашлык ташу өчен прицеплы сигез “КамАЗ“ беркетелгән.

Орлыклык участокларны теземнәргә салып суктыралар. Чәчүлек материалны Түбән Козгынчы ындыр табагына җибәрәләр. Анда ул беренчел чистарту узачак.

Хуҗалыкта игенәрнең өчтән берен суктырып алырга өлгергәннәр. Комбайннар копнительләрсез эшли. Артларыннан салам прессланып алачак. Суктырылган борчак басуларын көзге чәчү өчен әзерли башлаганнар.

Комбайнчылар үзара дус эшли. Арада Виктор Будылин, Алексей һәм Сергей Асафов кебек өлкән комбайнчылар да, Ришат Зәкиев, Виталий Иванов кебек яшьләр дә бар. Виталий – Кукмара районының Үрәсбаш авылыннан. Ярдәмчесе дә авылдашы Денис Бектин. Ә Ришат Зәкиев – Көмешкүлдән. Чаллы педагогия институтының икенче курсын тәмамлаган. Аның әтисе Марсель дә комбайнчы булып эшләгән кеше. Ришат гаиләдә олы малай. Мәктәптә укыган елларында әтисендә комбайнчы ярдәмчесе булып йөргән. Быел җәйге каникулында үзе комбайнга утырып акча эшләп алырга карар иткән. Ярдәмчесе – Алгай егете Булат Исхаков та студент, Алабугада укый, икенче курска күчкән.

Ә Асафовлар – Тауиле төбәгенең генә түгел, районыбызның күренекле комбайнчылары.

Елдагыча, комбайнчылар ярышында беренче-өченче урынны алучыларга “Тәкәнеш“ агрофирмасы үгез бозаулар вәгъдә иткән. Ә “Сөт иле“ идарәче компаниясе акчалата премияләр дә түләп барачак. Мәсәлән, “Полесье“ комбайны белән 3000 центнер ашлык суктыруга 10 мең, тагын шуның кадәр суктыргач – 15 мең сум премия алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International