Районыбызның авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Аларда торак пунктлардагы проблемалар, аларны чишү юллары хакында сөйләшәләр, төбәкне үстерү өчен тәкъдимнәр ирештерәләр. Халык белән очрашу һәркөнне диярлек булып тора. Бу атнада район җитәкчелеге Омар, Урта Кирмән, Олыяз, Усали җирлекләрендә булып кайтты.
Усали авыл җирлеге халкы белән очрашу мәдәният йорты территориясендә үтте. Җыенда район башлыгы Анатолий Иванов, оешма, учреждение җитәкчеләре катнашты. Район башлыгы үзенең чыгышында бүгенге көндә эшләп килүче федераль программалар, республика һәм муниципаль проектлар хакында сөйләде, халыкны киләчәктә тормышка ашырылачак планнар белән таныштырды.
Авыл халкы да район башлыгына хәл итәсе мәсьәләләр турында сөйләде. Усалилылар ассызыклавынча, соңгы елларда җирлек территориясендә зур күләмле эшләр башкарылды. Бу беренче чиратта юллар төзү белән бәйле.
Җирле мәсьәләләрне хәл итүдә усалилылар үзләре дә актив катнаша. Үзкертем буенча 200 мең сумнан артык акча җыелган. Җирлек башлыгы Алмир Зыятдинов әйтүенчә, ул акчалар дүрт мәртәбә артып, халык тәкъдим иткән эшләрне башкарырга тотылачак.