Район мәдәният йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә багышланган чара үтте. 2007нче елда “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге тарафыннан игълан ителгән республика акциясе 8нче тапкыр үтә. Хәйрия проектының эшләү дәверендә Татарстанның 105 меңнән артык беренче сыйныфка баручы укучысы 78 млн. сумлык ярдәм алган.
Хәйрия чарасының төп кунакларын район мәдәният йорты янәшәсендәге үзәк мәйданда каршы алалар. Биредә булачак беренчеләр өчен шәһәрдәге һәм Красная Горка балалар бакчасы коллективлары уеннар әзерләгән иде. Алга таба чыгышлар сәхнәдә дәвам итә.
Мәгариф бүлеге акция кысаларында узучы тантаналы чарага ориганаль тамаша әзерләгән. Сәхнә геройлары яшь мамадышлыларга мәктәп, ничек итеп яхшы укырга кирәклеге хакында сөйләделәр.
Беренчегә баручы ярдәмгә мохтаҗ балалар, шулай ук авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче укучылар, Украинадан күченеп кайткан 5 сабый бу көнне мәктәп кирәк–яраклары тутырылган сумкаларны яки матди ярдәмнәрне район башлыгы Анатолий Иванов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, аның урынбасары Алена Смирнова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Муллахмәтова кулыннан кабул итеп алдылар.
Район башлыгы Анатолий Иванов “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә кушылган хезмәт коллективларына, хәйриячеләргә рәхмәт белдерде, укучыларга уңышлы белем елы теләде. Җитәкче әйтүенчә, быел да укучылар өчен шәһәрдәге җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак.
Быел акция кысаларында барлыгы 309 мең сумнан артык ярдәм җыелган. Иң актив оешмалар рәтендә дип районның мәгариф һәм мәдәният бүлекләрен, кулланучылар җәмгыятен, “Кайгырту” үзәген, район үзәк хастаханәсен, “Төзүсервис” җәмгыятен атадылар. Хәйрия чарасы әле дә дәвам итә.
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге тарафыннан игълан ителгән республика акциясе 2007нче елдан эшләп килә. Проектның эшләү дәверендә Татарстанның 105 меңнән артык беренче сыйныфка баручы укучысы 78 млн. сумлык ярдәм алган. Чараның төп максаты– аз тәэмин ителгән, инвалид балалар тәрбияләүче, күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү.