Мамадышка язучылар десанты төште. Иҗат әһелләреннән торган делегацияне ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов җитәкли. Язучылар делегациясен шәһәргә керү юлында ипи–тоз һәм чәк–чәк белән каршы алдылар. Сыйлардан авыз иткәч, каләм осталары Нократ Яр буена юл тотты. Алар Мамадышның иң гүзәл урыннарының берсендә истәлеккә фотога төштеләр, биредәге матурлыкка хозурландылар.
Делегацияне ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов җитәкли. Кунаклар арасында Г.Тукай премиясе лауреатлары Нәбирә Гыйматдинова, Вахит Имамов, республиканың атказанган сәнгать эшлеклеләре Шәмсия Җиһангирова, Алмаз Хәмзин, һ.б. бар иде.
Алга таба язучылар 3 төркемгә бүленеп, авыл җирлекләренә юл тоттылар. Беренче төркем Түбән Ушмада булды. Аларны озатып йөргән районның авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрахимов кунакларны АПК “Азык–төлек программасы” эшчәнлеге белән таныштырды. Иҗат әһелләре шулай ук “Галәүев” КФХ базасында да булдылар.
Язучылар Түбән Ушмадагы спорт комплексында да булды. Директоры Илшат Шәйдуллин каләм осталарына объектның тарихы, биредә үткәрелгән һәм киләчәктә оештырылачак ярышлар, җиңүләр хакында сөйләде.