Район башлыгы Анатолий Иванов бу атнада мәктәп директорлары белән тагын 12 белем бирү учреждениясендә булды.

2014 елның 19 августы, сишәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов бу атнада мәктәп директорлары белән тагын 12 белем бирү учреждениясендә булды. Эшлекле сәфәр вакытында делегация уку йортларының яңа сезонга әзерлеге, бакчаларының торышы белән таныша. Составында район җитәкчелеге һәм мәктәп директорлары булган делегация әзерлеккә бәя куюны Түбән Ушма мәктәбеннән башлады. Кунаклар бинаның сыйныф бүлмәләрен, спортзалын, музейны карадылар. Объектта косметик ремонт үткәрелгән. Мәгариф учреждениясе яңа уку елына тулысынча әзер. Бизнес–планга килгәндә, бу юнәлештә дә коллективка кимчелекләр булмады. Аларның яшелчә, җиләк–җимеш мәйданы барлыгы 5 гектарны тәшкил итә. Шуның яртысында бәрәңге үстерәләр.

Чираттагы тукталыш Югары Ушма мәктәбендә иде. Биредә 60 бала белем алачак. Берничә ел элек бинаның 3нче катында капиталь ремонт үткәрелгән иде. Тәрәзәләрне һәм түбәне алмаштырдылар. Калган бүлмәләрдә косметик төзекләндерү үткәргәннәр. Коллектив икенче икмәкне 1 гектар мәйданда үстерә. Район башлыгы бәрәңге участогын арттыру бурычын куйды. Уку йортына сугару җайланмасы биреләчәк.

Алга таба танышкан Кече һәм Урта Кирмән мәктәпләре җитәкчелек тарафыннан яхшы билгеләре алдылар.

Ә иң үрнәк уку йорты дип, Анатолий Иванов Түбән Якедәге учрежденияне китерде. Территория төзекләндерелгән, чәчәк композицияләре, таш корылмалар берәүне дә битараф калдырмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International