Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Ильин тумышы белән Ылыя авылыннан. 1942нче елның май аенда фронтка алына. Сталинград, Курск сугышларында катнашкан. Җиңү көнен Германиянең Эльбо шәһәрендә каршылый. Туган ягына кабаттан 1947нче елда әйләнеп кайта героебыз. Хәзерге көндә район үзәк хастаханәсендә дәвалану курсы уза ул. Әлеге палата махсус рәвештә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары өчен булдырылган.
Ветераннар өчен аерым палаталар “Бердәм Россия” партиясенең “Сәламәтлек” проекты кысаларында “Безнең кадерле ветераныбыз” исеме астында булдырылды. Мондый бүлмәләр хастаханәнең хирургия, неврология, терапия бүлекләрендә эшләп килә. Алар телевизорлар, суыткычлар, чәйникләр. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыруда теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.