Видеокиңәшмәне ТР Министрлар Кабинеты аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру бүлеге җитәкчесе Андрей Кондратьев үткәрде. Республика күләмендә башкарылган эшләр һәм планнарны анализлаганнан соң, утырыш район дәрәҗәсендә дәвам итә. Киңәшмәгә рәислек иткән район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова ассызыклавынча, Мамадыштагы балалар лагерьлары буенча кайбер сораулар кала бирә. Түгәрәк өстәл артында утыручылар шушы сорауларга җавап табарга тырышты да инде. Әңгәмәдә районның мәгариф, спорт, мәдәният бүлекләре, мәшгульлек үзәге, сәламәтлек саклау системасы вәкилләре, лагерь җитәкчеләре катнашты.
–Кайсы гына лагерьны алма, “Кама” булсынмы ул, әллә мәктәп яны лагерымы, аларга яхшы реклама җитми. Күп кенә әти–әниләр андагы уңайлыклар турында белеп бетерми әле. Район территориясендәге учрежденияләрдә ял итүдән дә отышлысы юк бит, югыйсә,– диде Алена Смирнова.
Лагерьларны төрле хезмәт вәкилләре дә даими тикшереп тора. Зур кимчелекләр искәртелми,– дип хисап тоттылар. Киңәшмәдә әйтүләренчә, киләсе елдан лагерьга китүче һәр сабыйны мәҗбүри иминиятләштерү дә кертеләчәк. Аны эшләү шул ук юллама бәясенә керер, дип көтелә.
Түгәрәк өстәл артында быел тәүге мәртәбә оештырылган “Интеллект” лагерының югары дәрәҗәдә узуы да ассызыкланды. Мәгълүм булганча, аны төбәгебезнең иң сәләтле укучылары өчен оештырдылар. 2 сменада 100 бала ял итте.
Киңәшмәдә хәбәр ителгән тагын бер сан белән таныштырабыз: җәйге каникул чорында районыбызның 249 укучысы вакытлыча эш урыннары белән тәэмин ителгән.