Россиядә августның икенче шимбәсендә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Әлеге дата тренерлар, физкультура фәне укытучылары, спортчылар һәм гомумән, сәламәт яшәү рәвеше яклыларның һөнәри бәйрәме дип санала. Бүген шул уңайдан шәһәребездә бер–бер артлы спорт чаралары үтте. Аларда футболчылар, волейболчылар, бадминтончылар һәм стритболчылар көч сыный.
Физкультурачылар көнен үткәрә башлау тарихы 1939 елга барып тоташа. Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше алып баручы төрле тренажер залларына, фитнес-үзәкләргә йөрүчеләр саны артканнан-арта бара. Үз физик сәламәтлегенә нык әһәмият бирүчеләр сатып алып әлеге тренажерларны үз фатирларына да урнаштыралар. Кыйммәтле автомобильләрен велосипед белән йөрүгә алыштыручылар да җитәрлек.
Бүген дә район мәдәният йорты каршындагы мәйданга тормышларын спорт белән бәйләүчеләр җыелды. Совет урамында истәлекле дата уңаеннан бадминтон һәм стритбол уеннары оештырыла. Кунаклар арасында тренерлар һәм укучылар гына түгел, ә Алабуга институты шәкертләре дә бар. Булачак физкультура фәне мөгаллимнәре.
–Мамадышта спорт бик актив үсеш ала башлады. Безнең команда составындагылар КФУның Алабуга филиалында белем ала. Без булачак тренерлар, укытучылар. Шәхсән үзем волейболга өстенлек бирәм. Мамадышның җыелма командасында да уйныйм әле,– диде Дамир Гыйбадуллин.
Көчләрен сынап карарга, осталыкларын күрсәтергә һәм камилләштерергә 6 уку йорты вәкилләре теләк белдергән иде. Аерым мәйданчыкларда үсмерләр һәм кызлар командалары уйнады.
–Бүген мин стритбол төрендә катнашам. Бу бик күңелле уен. Баскетболга да охшаган. Әмма ачык һавада үтә, кагыйдәләрдә дә үзгәрешләр бар,– ди Ирина Косенко, 2нче лицей укучысы.
Шушында ук бадминтон яратучылар да бар иде. Дистәләгән яшьләр үзләренә чират җитүен көтә. Икенче бер төркем– җанатарлар.
–Без иптәшләребезгә көч биреп торабыз. Уеннары тыныч үтсен. Җиңелсәләр дә, күңелләрен төшермәсеннәр,– ди Степан Марков.
Бәйгеләргә Андрей Шебухов хөкемдарлык итте. Үзе ул теннис белән 1989нчы елдан шөгыльләнә. Хәзер шәкертләре дә шактый инде.
–Мин спортның күп кенә төрләре белән шөгыльләндем. Көрәшкә дә йөрдем. Ә менә өстәл теннисын күргәч, кызыксынып киттем. Профессионал дәрәҗәдә шөгыльләндем,– ди Андрей Шебухов.
Спорт бәйрәме бүген Нократ яр буе мәйданчыкларында да узды. Елга янәшәсендә пляж футболын һәм волейболын үз итүчеләр көч сынашты. Комлыкта үсмерләр, хатын–кызлар, ир–егетләр командалары очрашты.