Учреждениягә барлык юлламалар да әле өләшенеп бетмәгән. Димәк, Чулман яр буенда ял итәргә теләүче укучыларга кичекмәстән “Мечта”– “Хыял” яшүсмерләр клубына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 18 көнлек күңелле һәм файдалы ял итүнең бәясе нибары 2 мең сум. Билгеле булганча, “Кама” лагеры Мамадыш районының иң матур урынында утыра. Әйләнә–тирәдә нарат урманы, көмеш сулы Чулман, саф һава. Лагерьга 7 яшьтән–17 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Биредә аларны мавыктыргыч программа көтә: кызыклы уеннар, спорт ярышлары, аралашу, танышу, интеллектуаль бәйгеләр, тәмле ризыклар, күңелле мизгелләр. Тулырак мәгълүмат “Хыял” яшүсмерләр клубында яки 3–15–41, 3–15–78 телефон номерлары буенча.