ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Мамадыш муниципаль районында булып китте. Татарстанның атказанган юристы якташларыбызга хокукый ярдәм күрсәтә.
Аның белән очрашуга берничә гаилә язылган иде. Чарада балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина да катнашты. Иң элек район дәрәҗәсендә өйрәнелгән әлеге проблемаларның күпчелеге торак белән бәйле иде.
Инвалид баласын ялгызы тәрбияләүче әни кеше чит фатирда яшәргә мәҗбүр. Туганнары белән бер түбә астында гомер кичерү мөмкин түгел. Тегеләре спиртлы эчемлекләр белән мавыга, диделәр.
Күпбалалы Мазиловларны да торак шартлары борчый. Алар инде ничә ел дәвамында иркенрәк яшәү урыны хакында хыялланалар. Ә бу алар өчен бик мөһим. Гаилә тәрбиягә тагын бер сабый алу турында хыяллана. Моның өчен йорт мәйданы кечкенә дип әйткәннәр. 6 ел дәвамында Мазиловлар торак сертификаты хакында хыяллана.
Гүзәл Удачина әлеге проблеманы хәл итүгә хәйриячеләр һәм иганәчеләрне дә җәлеп итәргә кирәк, дип саный.
Бу көнне Гүзәл Удачина Соколка авылындагы “Кама” һәм Бөрсеттә урнашкан “Өмет” балалар лагерьларында да булды.