“Хөрмәтле төзүчеләр һәм тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң җылы тәбрикләүләр кабул итегез! Сез яңа йортлар, социаль-мәдәни тармак объектлары төзисез, иң кыю проектларны тормышка ашырасыз. Яраткан эшегезгә, җәмгыяттә иң кирәкле булган бу һөнәргә күңелегезне һәм бөтен көчегезне саласыз. Фидакарь хезмәтләре район тарихына күп кенә данлыклы сәхифәләр язган ветеран-төзүчеләребезгә дә рәхмәт сүзләре генә юллыйм. Бу бәйрәм көнендә барыгызга да уңышлар һәм хезмәттә яңа үрләр, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!”– диелә район башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Ивановның котлау хатында.